Тэтимол 2015

ӘРӘМӘ «урема, урёма, пойменный лес» – удм., мар. арама, äрäмä, морд. Э. урама id. < болг. *әрәмән < wәрәмән < *öрэмэн id. Әрем, имән һәм, ихтимал, урман сүзләре белән бердәй тарихи нигездән, чаг. каз. ермене «әрем, әремлек», башк. диал. иремән «курайлы үсемлек» ~ калм. еrеmеn «акация, чилек». Рус. диал. (Аникин: 96, 201, 589) арема, ерема, урема «әрәмә» тат. сөйләшләреннән һ.б. К. Ахметьянов 1980. К. ш. ук Әрем, Имән.

Башк. Ирәмәл тавы атамасы да шуннан (< ирәмәле) булса кирәк, к. аз. (АДДЛ: 236) ирәмә «калкулык», ирәмәли «тау-чагыллы».



Предыдущая статья            Следующая статья