Тэтимол 2015

ӘР диал. «ругань, поношение», «обидчивость; обида» – шуннан киңрәк кулланылучан әрлә-ү, әрсез, диал. әрле (әрле килен ач торганда, әрсез килен ашап бетерә, мәкаль), әрлән-ү «гарьләнү», әрләндерү «гарьләндерү», әрчән «әрләүчән» (ЛТ I: 41) ~ чув. эрлен- «гарьләнү», эрлĕк «гарьлек», эрленчĕк «гарьләнүчән, үпкәләүчән» (барысы да татарчадан), мар. ар, äр «әр; гарь», äрлäш «әрләү», äрлäн-, гäрлäн- «гарьләнү», удм. арсыр < мар. äрсыр «гарьсез» – болгарчадан. Шулай итеп әр – гарь параллельлеге бик күп дериватларда чагыла. Әр < гарь, күрәсең, Болгар заманнарында ук киң таралыш алган.



Предыдущая статья            Следующая статья