Тэтимол 2015

ӘП диал. «возможность» (к. Әбе килсә ябе килми, мәкаль) ~ гом. төрки еп (эп) id. > ип (к. Ип ).

Бу сүз гом. төрки, монг. аб, ап «сихер, им-том» белән бәйләнешле микән – әйтүе кыен. Һәрхәлдә cеб. тат. әплә-ү «кот кою» (к. Тумашева 1992: 37) һәм тат. диал. әпче, әпчи «сихерче, им-томчы (карчык)» сүзләрендә әп < ап тамыры «сихер һ.б.» мәгъ. дип уйларга мөмкин. Ләкин кайбер төрки телләрдә әпчи, эпчи «хуҗабикә (өйче)». Әпче сүзен шулай ук әбиче (кендекче) яки әбичә сүзеннән кыскарган дип тә уйларга мөмкин. ЭСТЯ I: 286–288.



Предыдущая статья            Следующая статья