Тэтимол 2015

ӘННӘ «мама (в младенческой речи)». Әннә яңгырашы, ихтимал, угыз телләреннән киләдер, к. төр., аз., чув. анне «әни». Ләкин чув. анней, аннев, áни формаларын (к. Сергеев 1971: 50) тат. теленнән түгел дип әйтүе кыен. М.Р. Федотов (I: 47–48) тат. әннә сүзен искә алмый, хәлбуки чув. анна татарчадан аерылгысыз. Мар. äннä «әннә» дә татарчадан.



Предыдущая статья            Следующая статья