Тэтимол 2015

ӘНИ, диал. әнәй, әнәү (бу вариант бик төрле җирләрдә – керәшеннәрдә, Себердә һ.б. очрый) «мама; свекровь», әни [әней] < әнәй алт., уйг. һ.б. әнә «ана» сүзенең вокатив формасыннан. Бор. палаталь әнә, эней (чаг. тунг. энэ «әни») тат.-башк. телләрендә закончалыклы рәвештә инә, инәй яңгырашларын биргән, к. Әннә, Инә, Инәкә.

Әнкәй < әнәкәй < әникәй. Әни, әнкәй белән параллель рәвештә һәм стилистик үзенчәлекле мәгъ. анай, анакай сүзләре дә кулланылып килә. К. Әннә, Инә.



Предыдущая статья            Следующая статья