ӘНДЕРИ: әндери әбәте  «полдник в поле, паужок», әндери чиләге  «ведро для еды в полдник»; әндери казнасы  «бездонная казна», к. ш. ук әндери вакыты  «иртәнге 8–10 сәгать» (соң уянган кешеләр вакыты) ~ мар. андри, äндри «азгын егет», äндри обеде «әндери әбәте», чув. ентĕри апатье id. К. ш. ук чув. сеппер апачĕ «сәфәр әбәте – әндери әбәте» (татарларны үртәү өченме?). Күренгәнчә, әндери  һәртөрле чиктән чыккан нәрсәләрне белдерә. Ихтимал, бу сүз русларның Идел-Урал регионында да таралган Андриан сектасы атамасыннан чыккандыр: ул секта вәкилләре һәртөрле эпатаж белән атаклы булган. Ахметьянов 1989: 15 (тәфсиллерәк аңлатыла); Тимергалин: 61 (бездә булмаган мәгълүматлар китерелә).  |