Тэтимол 2015

ӘНӘЧӘ, әнәсә, әнәшә «фигурка, изображение животного из теста, в особенности из семян конопли в мёде» < тат. диал. әнәүчә (ЛТ I: 168; ДС I: 250; ТТДС I: 545) id., әнәчә «түпрә [киндераш орлыгын сыкканнан соңгы түбе» (Катанов: 54)] < бор. төрки anawčа «сурәт», к. бор. төрки anaγu, aŋaγu «сурәт, тасвир, күренеш, кыяфәт» (уйг. «Угызнамә»дә генә) > тат. диал. әнәү, әләү (әләү-танык) «кыяфәт», башк. (БТДҺ: 425) әнәсә, әнчи, әнчә «чәнти бармак».

Әнәчә < анауча элек-электән киндераш орлыгыннан ясалып, Нәүрүз һәм Сөмбелә бәйрәмнәрендә яшь (11–14 яшьлек) саф кызларны җиңелчә исертеп, теләсә ни сөйләндереп, аларның бәйләнешсез сүзләрен юрау өчен кулланылган. Анача сүзенең каз. варианты анаша, наша > үзб. нәшә «киндераш орлыгыннан ясалган наркотик» – рус теле аша киң таралган сүз.

Бор. анагу «сурәт» сүзе ан- «искә алу, хәтерләү» тамырыннан булса кирәк (Р. Рәхмәти). Чаг. ш. ук һинд. Агни «ялкын, ут тәңресе» – әнәшә ашатып исертелгән кызый шул Агни тәңресе сүзләрен сөйли, имеш. Агни > Агна > Анаг булырга да мөмкин.

Дерив.: (ЗДС: 83) әнәчәләү, әнәшәләү «киндераш оныннан ясалган камырны боткасыман өлешләргә бүлү».



Предыдущая статья            Следующая статья