Тэтимол 2015

ӘМӘН диал. «как бы; будто, подобно, похоже; наверно» (ТТДС I: 543; Тумашева 1961: 231–232; Махмутова: 249–250), себ. (Гиганов 1804) амянь, уйг. әмән, тат. диал., нуг., каз. аман, амал id. (к. Дуамал ). К. ш. ук чув. эмен «кебек, гүя», мар. äмäн «һаман»; аман «һәрчак; хәзер; күрәсең; ләкин, даимән», удм. аман «һәрвакыт, даимән; шулай да» – бу мәгънәләр фар. һäмāн «бер үк вакытта, бер үк төсле» (һәм «бергә, бер үк», ан «вакыт, мизгел; хәл» – иске тат. әд. телендә дә очрый: Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръән – Искә алыңлар һәр ан) сүзеннән. К. «Кыйссаи Йосыфта» һаман кем «гүяки».



Предыдущая статья            Следующая статья