Тэтимол 2015

ӘМӘЛ I«средство, способ действия; выход из положения; ухищрения» < гар. ‘амäл id., татарчадан чув. эмел «әмәл; дәва», мар. äмäл, амал «сәбәп; ысул», удм. амал «метод, ястау (юл)». Төрки телләрдә (мәҗүси халыкларда да) бу сүз гаять киң таралып, бик күп төрле мәгънәләр биргән, к.-балк., хак. амал «кылмыш; хәйлә, җай», ком. амал «кыен хәл» (чаг. тат. әмәлгә калу «авыр хәлгә калу») һ.б.

Дериватлары тат. әмәлче ~ чув. эмелчĕ > мар. амалзе «ырымчы; хәйләкәр, тапкыр» ~ үзб., төркм. һ.б. амалчы id. киң таралган, к. ш. ук. тат. әмәллә-ү «ничек тә рәтләү, җайлау» һ.б. Räsänen 1969: 18; Федотов II: 478.



Предыдущая статья            Следующая статья