Тэтимол 2015

ӘЛСЕРӘ-Ү «выбиться из сил (от жары, жажды)» ~ мар. äлсӹрäй-, удм. альсыра-, чув. халсăрлан-, халсăра- «әлсерәү, хәлсезләнү». В.В. Радловча (I: 828–830), әл-сез-рә- сүзеннән; тат. диал. (Остроумов) әл ~ каз. әл «хәл, көч», әлсире- «әлсерәү»; кырг. ал «көч, хәл», алсыра- «әлсерәү»; әл ~ ал < гар. хäл, к. Хәл. К. ш. ук тат. диал. хәлсерә- «хәлсезләнү, хәлсерәтү, әлсерәтү» (к. ТТДС I: 464).

Л. Җәләй бу сүзнең тамыры әл < хәл икәнлеген таныган хәлдә, монда -сер//-сыр (~ гом. төрки -сез// -сыз) болг. кушымчасы бар дип раслый (Җәләй 1951: 61). Безнеңчә, әлсерә- < хәлсерә- < хәл-се-рә.



Предыдущая статья            Следующая статья