Тэтимол 2015

ӘЛЛӘ «то ли; может быть» ~ чув. эле, элле, мар. äлä, ала, удм. ало, алла < гом. кыпч., үзб., төркм., гаг. алла, элле, каз., кырг. элде, әлдә id. Бу сүзнең этимологиясе бәхәсле: Радловча (I: 809), әллә төрки сүз – ә ымлыгы нигезендә ясалган; Рясянен (Räsänen 1969: 40) әлләне бор. монг. ele «әйе, әлбәттә» сүзе белән чагыштыра; безнеңчә – гар. äллā, äлā «түгел мени, түгелме икән» сүзеннән. Федотов II: 476–477.

Әллә тат. телендә иң кулланышлы сүзләрнең берсе: сорау кисәкләре белән аерым компонент буларак күп кенә сүзләр ясый һәм русчага тәрҗемә иткәндә түбәндәге мәгъ. бирә: әллә кем «(ни) бог весть кто; якобы важная персона» әллә ни (к. җырда: Күңелләрем тели әллә ни, Кызарып ла пешкән әлбәни) «(ни) бог весть что», әллә кайда «бог весть где», әллә кайчан «давным-давно», әллә ничек «каким-то образом» һ.б. Гади сөйл. әлләләп торма инде диләр. Бу тәгъбирләр күрше чув., мар., удм. телләрендә калькалаштырылалар һәм беренче сүз итеп элле ~ ала ~ ало алына.



Предыдущая статья            Следующая статья