Тэтимол 2015

ӘЛИФ, әлеп, әлип «первая буква арабского алфавита; алфавит»; гар. äлиф < грек. άλφα «әлиф, а (ä) хәрефе» борынгы семит телләрендә «үгез» мәгънәсендә булган һәм үгез башына охшаш хәрефне (А) белдергән. Бу хәреф әйләндерелеп, хәзерге баш А сурәтен алган.

Әлифба «алфавит» әлиф һәм ба (б хәрефенең атамасы) сүзләреннән гыйбарәт, ба хәрефе исә сем. бäйт «өй» сүзе белән бәйле (тәүдә рәвешендә булган).



Предыдущая статья            Следующая статья