Тэтимол 2015

ӘЛЕ «теперь; пока; ещё; таким образом, вот так; -ка (частица просьбы)» ~ мар. але, äль, äльы, äле, удм. али, але, нуг., каз., кырг., уйг. али, äли, үзб., ком., төр., төркм. һ.б. һаli, halä, ком., кар. ғали, гäли, һ.б. < гар. хāлä, хāлäн > тат. кит. халән «хәзерге, шушы хәлдә»; к. Халь. Чув. телендә бу сүз халь, ха формаларында кулланыла (шуннан удм. каль «әле»).

Гар. сүзенең төрки сөйләм телләренә болай тирән үтеп керүе гаҗәбрәк тә.

Әле нигезендә берничә яңа сүз ясалган: тат. сөйл. ә´лдә «ярый әле, шөкер» (> мар. äлдä id.); әлегәчтән (> удм. алигес) «хәзердән үк; хәзер генә» – бу сүзнең ясалышы тикшерелмәгән; әледән-әле «еш кына кабатланып (кабатлап)» һ.б. Әлеге «искә алынган» сүзе гомумтөрки характерга ия. Әлеге сүзен «ошбу» мәгъ. куллану дөрес түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья