Тэтимол 2015

ӘЛӘФӘ «льгота», иск. ŏлапа «постой (кормление солдат населением)» > чув. ăлапа id. – бор. термин. Тат. дәүләтчелегендә яуда батырлык, дәүләт өчен тырышу һ.б. башка фазыйләтләр өчен бүләк, өстенчелек, ташлама һ.б. бирү дә булган. Шуларның бер формасы әләфә «бүләк, пенсия, стипендия һ.б.» дип аталган һәм рус теленә лафа яңгырашында кергән.

Әләфә сүзе гомумән гар. ä‘лäфä яисә ‘алүˉфäт «печән, үлән» сүзеннән килә: башта ул дәүләт хезмәтендәге кешеләргә генә хәзерләп бирелгән печәнне, терлек азыгын белдергән. Ләкин дәүләтчелек эше катлауланган саен әлеге сүзнең мәгънәсе дә киңәя барган.

Тат. Алапасы олы, кабыргасы коры мәкалендәге алапа (Исәнбәт I: 301), шулай ук кар. алэфа, ком. алапа, кырг. улапа «сугышчыга бирелгән эш хакы, гомумән, эш хакы, бүләк» мәгънәләрендә килә. Каз. алапа – ришвәт. Кайбер төрки телләрдә алапа, алафа, алйафа «вакытча бирелә торган эш хакы (оклад)» мәгънәсендә кулланыла. К. ш. ук Алапа.

Тат. телендә бу сүзне рустан кергән льгота урынына кулланырга була.



Предыдущая статья            Следующая статья