Тэтимол 2015

ӘЛӘҢГӘСӘР миф. «исполин, заставлявший платить себе дань». Урта Иделдә хакимлек иткән беренче зур дәүләт, безгә билгеле мәгълүматларга караганда, атаклы Хәзәр дәүләте ул (VI–XI гг.). Бу дәүләт заманыннан безгә кадәр бишкөнлек көн исемнәре (баш көн, буш көн, атланган көн, кан көн, атна көн), аван «якты, гади (кеше)» сүзе һәм әләңгәсәр сүзе торып калган.

Тат. әләңгәсәр, башк. әләңгәçәр, тат. сөйләшләрендә алганкасар «игътибарсыз, тәртипсез» (Казан арты сөйләшендәге алмасар шуның бер варианты булса кирәк), нуг. алаңгсар «игътибарсыз», кырг. алаңгазар «ахмак», каз., к.-калп. алаңгасыр «башсыз, юньсез» – көтелмәгән рәвештә «героик» этимологиягә ия: ул борынгы алан-хәзәр хәрби союзы исеменнән. Н. Исәнбәт җыйган мәкальләрдә (III том, 247 б.), алаңгасар алман би, алымсаклы яман би тәгъбире китерелә. Мариларда һәм удмуртларда (Смирнов: 219–220) алангасар – ниндидер бор. килмешәк халык; «бик буйчан, баһадир, әмма җенлерәк кеше», удмурт фольклорчысы Д.А. Яшин (Яшин: 97–100) буенча, ул – «әкияти дию». Атаклы татар-казакъ этнографы А.А. Диваев мәгълүматларына караганда (к. Диваев, Андерсон: 431–433), тат. алангасар алиф (алангасар алып булса кирәк) «борынгы бер баһадир», кар. алангасар «әзмәвер», аланкасар «сәүдә юлларын саклауда батырлыклар күрсәткән бер атаклы каһарман» һ.б. бу сүзнең алан-хәзәр дигәннән булуын дәлиллиләр кебек. Мәгълүм ки, аланнар белән хәзәрләр союздаш булганнар һәм беразга Урта Идел регионын яулап алганнар (Болгар иле дә Хәзәрстан карамагында булган). Күрәсең, алан-хәзәрләр, хәраҗ (к.) җыйганда, ашык-пошык һәм тупас эш иткәннәр. Шуннан алар кабалану, игътибарсызлык символы булып калганнар. Караимнар өчен хәзәрләр – баһадир бабалар, шуңа күрә кар. авыз иҗатында алангасар – герой, каһарман. Ахметьянов 1981: 15.



Предыдущая статья            Следующая статья