Тэтимол 2015

ӘЛӘМ-ӘТРӘК, әтрәк-әләм, әтрәгәләм «голь перекатная, отребье (бедные и невоспитанные люди)» < гар. äғлäмү-л-әтрәк «төрки балалары»: äғлäмү-л-ғулāм «малай, яшь кенә егет» (ғлм «яшь һәм шук булу» тамырыннан) сүзенең күп. формасы. Ғулāм – «хуҗасына тугры солдат, (тәнсакчы) егет» Шәрыктә бик билгеле персонаж (иске тат. әгъләм һәм голәма «галимнәр» сүзләре белән бутамаска – аларның тамырлары үзгә). Чаг. ш. ук тат. (дини) гыйльман «оҗмахтагы хезмәтче егет» – ғулāм сүзенең «гомуми күплек» формасы. К. Аламан.

Әтрәк өлеше – гар. äтрäк «төркиләр» дигәннән. Урта гасырларда Шәрык илләрендә төрки балалары күпләп коллыкка сатылган. Төрки малайлар сугыш эшенә өйрәтелгән, алардан хуҗалары талау отрядлары да оештырганнар. Үскәч алар үзләре әләм-әтрәк булып та киткәләгәннәр. К. ш. ук Төрек .



Предыдущая статья            Следующая статья