Тэтимол 2015

ӘЛӘМ «знамя, флаг» – тат.-башк. әләм турыдан-туры фар. äлäм «әләм, флаг, зур булмаган байрак» сүзеннән алынган һәм гар. ‘алäм «әләм, билге» сүзенә кайтып кала (иске тат. текстларында һәм сүзлекләрендә, мәс., А. Троянский сүзлегендә ул галәм дип языла да). Чаг. төр. alem «әләм».

Мар. äлäм, һәм чув. элем «әләм» сүзләренә караганда, бу кәлимә Казан дәүләте чорында киң кулланылган. Төр. аләм һәм кар. алам «байрак, әләм» сүзләре турыдан-туры гарәпчәдән кергән булуы ихтимал.

Төрки телләрдә әләм сүзе бик үк киң кулланылмый, чөнки шул мәгънәдә байрак, ялау, санҗак, кутаз, туг, өлеңге һ.б. сүзләр бар. Гомумән, һәртөрле байрак вә әләмнәр төрки халыкларда хәтсез заманнардан бирле билгеле. Федотов II: 47; Тимергалин 56–57.

Иске төрки әд. телләрдә икенче бер әләм «интегү, җәфа чигү» дигән гар. сүзе дә очрый. Ул икенче бер тамырдан булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья