ӘЛӘК, диал. әлик, йәләк «ябеда; донос; клевета» ~ чув. елек, элек «әләк; афәт, каза» (к. Сергеев 1968: 93), мар. алак, аляк «гайбәт; әләк, яла», удм. аляк «җанга тигеч», аляк-инмар «әләкче фәрештә», эрекчан «ялган, алдак», эрекчи «ялганчы, алдакчы», себ. тат. äлäк «корбан, корбанлык» (к. Дмитриева 1981: 131) ~ нуг. элек «һәлакәт; бозым» һ.б. бу сүзне һәлак (к.) сүзеннән дип уйларга мөмкинлек бирә, к. ш. ук себ. әләк «бик, бик күп, һәлак күп» (Тумашева 1992: 36). Ләкин к. чыгт., бор. төрки елÿк, äлик, elik (ДТС: 111) ~ алт., як., монг. äлäк, элэг, элэк «мыскыл; әләк», к.-калп. еле- «күреп алу», елең «дикъкать». Күрәсең, әләк һәм әлик икесе ике чынагактан килә, ләкин үзара контаминациягә кергәннәр. Räsänen 1969: 40; Федотов II: 477; Ахметьянов 1981: 20. Дерив.: әләклә- һәм әләкче (Идел-Урал регионында шулай ук киң таралганнар). |