ӘКЕР, әкерт, акыр  (ЗДС: 35, 80) «медленно, не торопясь». Бу нигезнең үзенең параллельләре бүтән телләрдән табылмады, әмма тат., башк. акырын  ~ әкерен, акыртын  ~ әкертен  күрше мар., удм. телләрендә очрый һәм каз., чыгт. (Будагов I: 69) ақрын, ақрун (гар. язуында) сүзе киң билгеле. Бор. төрки (ДТС: 49) aqru, aquru, aqrun «акрын» һәм аны aqır ~ aγır «авыр, кыйммәтле» сүзе белән нигездәш дип уйларга мөмкин, ләкин бу фаразны дәлилләргә материал җитенкерәми.  |