ӘКӘРТСӘ, әкәтсә, әкәт  (ЗДС: 80) «акация; жёлтая акация» – русчадан алынып, халык этимологиясенчә үзгәртелгән булса кирәк. Рус. акация  < лат. acacia < грек. akakia үзе төр. ak akıya, ak akıyk «ак акация» сүзеннән. Akıyk исә гар. ‘ақūқа «бәби чәче», күч. мәгъ. «акация» сүзеннән килә: акация-әкәтсәнең кузаклары чәчсыман үсентеләр арасыннан чыгалар. К. Kluge: 29.  Әкәтсә кузак агачы  дип тә атала.  |