Тэтимол 2015

ӘЙТ-Ү «сказать», «исполнять стихотворное фольклорное произведение» < гом. кыпч. (ш. ук себ. тат.) айт-, айыт-, алт., хак., гом. угыз. айт- «әйтү» ~ чув. айт-, як. ыйыт- «сорау, сорашу». Сүзнең палаталь варианты тат.-башк. даирәсеннән тыш кар., үзб. диал., уйг. шивәләрендә очрый. Бор. айыт- ~ айат- варианты мар. йад-, йат- «сорау, сорашу» сүзендә чагыла (һәм бу вариантны чув. теленә нисбәтләү бик бәхәсле). Чув. диал. (Сергеев 1980: 93) эт- «әйтү, әләкләү» < миш. әт- id.

Әйт- < айт- < айыт- гом. төрки ай- «сөйләү» фигыленең (к. Әй-ү ) йөкл. юн., ягъни асылда «сөйләтү» дигәннән. Тумашева 1992: 19; Будагов I: 78; ЭСТЯ I: 98–99 (әдәбият күрсәтелә); ДТС: 29–30; Мухамедова 1973: 58; Федотов II: 47.

Әйт-ү бик продуктив сүзьясагыч нигез: әйтел-ү, әйтен-ү («сүгенү» мәгъ.), әйтеш-ү («җаваплашып җырлашу», «тиргәшеп алу» мәгъ.), әйттер-ү (к. аерым сүз). Бу нигезләрдән икенчел дериватлар ясала: әйтелеш, әйтелмә, әйтештер-ү һ.б.ш. Төп фигыльнең аерым төрләнеш формалары лексикалашуга йөз тоткан: әйтәле, әет, әйткәндәй, әйтмешли, әйтмә (дә инде), әйтерең (бармы), әйтүле «чакырулы»; әйтәм (аны), әйтерсең «гүяки». К. Әйтәвер, Әйтәм, Әйтем, Әйтеш, Әйтик, Әйтмәкче. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья