Тэтимол 2015

ӘЙТӘМ: әйтәм җирле «то-то оно; вот оно что; вот почему» – әйтәм һәм җирле сүзләренең ярым ирекле тезмәсе: җирле монда «урынлы» мәгъ., к. төр. yerli «урынлы, хокуклы, хаклы» – бор. jer, jär (к. Җир ) «урын, биләмә, хан утырышында кайдалыгы төгәл билгеләнгән утыру урыны» (мәс., «ханнан санап уңдагы өченче урында» – министр дәрәҗәсендә) сүзеннән килә. Чаг. ш. ук тат. җирле җирендә ~ төр. yerli yerinde «һәркайсы, һәрнәрсә үз урынында» (мәкальләр: җирле җирендә – үрдәк күлендә; җирле җирендә – шәйтан тәмугында һ.б.ш.).



Предыдущая статья            Следующая статья