Тэтимол 2015

ӘЙРӘН, себ. айран «айран, напиток из кислого молока» > чув. уйран, урян, орян, орен > мар. орен, öран, рус. диал. ýрень, урéнь (к. Федотов I: 272), мар. (Гордеев I: 64) айряк, айрян, айран, удм., рус. диал. (Аникин: 100) арьян id. < гом. төрки, бор. төрки (як. телендә генә юк бугай) айран > рус. айран «әйрән; май язу калдыгы – сыекча». Мар. айряк формасы рус. (Аникин: 78) айрак, айрик < бор. монг. ajraγ, ajriγ «катык төре» рәтендә булса кирәк. Гадәттә бу сүз «сөт (каймак) аеру» тәгъбиренә нисбәт ителә, ләкин к. тат. диал. (нокр., к. Velidi. Noqrat һәm Glazof tatarlarь arasьnda // Tatarstan, 1926: № 5–6) әrgin «әйрән» < *әгрән? К. ш. ук маньч. ajapa, apu «кымыз» һ.б. (ССТМЯ I: 20). Чаг. ш. ук Арачан. ЭСТЯ I: 111; Федотов II: 271–272. К. Әйрәтке.



Предыдущая статья            Следующая статья