Тэтимол 2015

ӘЙЛӘН-Ү, себ. (ЗДС: 27) айлан-у «крутиться, вертеться; обходить, сделать обход» < гом. кыпч., уйг., үзб., алт., аз. диал. айлан- ~ айнал- id., ш. ук «озак сөйләшү; хөрмәт күрсәтү, булашу» (к. Радлов I: 18) ← гом. кыпч., уйг. һ.б. айла- «әйләндерү, уратып алу» фигыленең кайт. юн. Бу айла- нигезе тур. төрле фикерләр бар: ай сүзеннән (Дмитриев 1962: 586), кырг. айант ~ тув. айаң «ялан, аклан» нигезеннән (ЭСТЯ I: 109–110). Безнеңчә, сүзнең нигезе (алт.) айа, айы «түгәрәк кура, кәртә» булуы ихтималрак, к. башк. (БТДҺ: 321) әйлә-ү «курага кертү». Чаг. ш. ук чыгт., госм. (Радлов I: 9) аi- «күтәрелү; әйләнү; кыялау». Бу сүзләрнең палаталь вариантлары тат.-башк. даирәсендә генә түгел: хак. диал. äйлä- «әйләндерү», кар. эйлян- «әйләнү» һ.б.

Дерив.: әйләнел-ү, әйләнеш-ү, әйләндер-ү; диал. әйләнек «ураулы (юл һ.б.)»; әйләнмә; әйләнеч ~ әйләнгеч һ.б. К. ш. ук Әйләнә, Әйләнчек.



Предыдущая статья            Следующая статья