Тэтимол 2015

ӘЙЛӘН-БӘЙЛӘН: «хоровод (первоначально вокруг родового дерева)». К. фольк. әйләнмәле карама: кызлар такмаклап Әйләнмәле карама, бәйләнмәле карама дип карама тирәсендә яки янында әйләнмә-бәйлән уйнаганнар, шуннан әйтелгән. Әйләнмәле карама, бер матур кызны күргәч, артыннан ияреп борылып, шул хәлендә катып калган, ди (карама кәүсәсенең каерылып-борылып үсә торган булуыннан). Шуңа охшаш сөйләкне к. «Шали камыш». Карама, гомумән, явыз рухлар куна торган шомлы агач дип исәпләнгән. Кызлар, билгесез язмышны көтеп, явыз рухны үртәгәннәр булса кирәк. К. шундый усал туй җыры бар:

Караманың каерын

Каерып ук алырбыз.

Матур кызны анасыннан

Аерып ук алырбыз.



Предыдущая статья            Следующая статья