ӘЙЛӘНӘ,  себ. (ЗДС: 27) айлана  «круг» < гом. кыпч., алт. (үзб. уйг.) айлана, кырг., каз. диал. һ.б. айлала id. беренче карашка әйлән-ү фигыленнән кебек, ләкин ясалышы гайре табигый булгач, бу сүз турыдан-туры әйлә- ~ айла- нигезеннән ясалмадымы икән дигән фикер туа. Мәс. әйләнәк  сүзе бар бугай, шуны активлаштырасы иде.  |