Тэтимол 2015

ӘЙЕ, сөйл. ийе, йе, диал. әйге «да» < гом. төрки äiгÿ, äigi, äji «яхшы, иге» сүзеннән (к. Иге ), к. Радлов I: 658–659, 853; тамыры бор. төрки е [эҙ] «әйбер, байлык, яхшылык, яхшы әхвәл» (к. ДТС: 163–167).

Әйе, ие, е сүзе үз мәгънәсендә тат. теленнән чув., мар., удм. телләренә, бүтән төрки телләрдән гар., фар. һ.б. телләргә дә кергән. Тат. сөйл. әйем, әййем «юк, теләмим» әйемим < әйе димим сүзеннән булса кирәк.

Әйге бор. төрки (Боровков: 71; ДТС: 162–167) edgü, eü, ejgü «яхшы, әйбәт; яхшылык, игелек» < еd- «яхшылык итү; яхшылау», ш. ук «йомшарту; тире иеләү», исем коррелянты *еd «яхшылык: әйбәт сыйфат» сүзеннән. К. диал. (Тумашева 1992: 53) ий «яхшы сыйфат; тиешле сыйфат дәрәҗәсе (йомшаклык – тире турында)», шуннан ийче ~ ийце «тире иеләүче». Шул ук сүздән ийләү, ийелә-ү (к.) һәм, бор. э > ә сакланып, әйлә-ү (к.) килә. Бу сүзнең мәгънәсе абстрактлашып, «эшкәртү > булдыру > итү»ләргә барып җиткән. Монда, әлбәттә, төрле морфологик вариантлар булган. К. Изге.

Гомуми закончалык буенча, ezed ~ eб ~ ei рәтенең *er- һәм et- әгъзалары – вариантлары да булгандыр һәм, эзләгәндә, бәлки табылыр да.



Предыдущая статья            Следующая статья