Тэтимол 2015

ӘЙДӘ-Ү «гнать, погонять; вести под конвоем» – гом. төрки һайда-, һәйдә- «һәй! дип куу» сүзеннән (к. Радлов I: 49), к. үзб. һайда- «җир сөрү (сөрүче хайваннарны куалау)», чаг. таҗ. һай кардан «һай итү – куу, сөрү», чув. айта- [айда-] «чакыру, рухландырып кычкыру; ат куалау».

Әйдә-ү фигыленең боерык формасы әйдә! «(атны) куала» тат. теленнән рус., мар., удм. телләренә ымлык һәм «киттек!» мәгънәсен алып, күп телләрдә киң таралыш тапкан: рус. айда, чув. айта, мар. äйдä, айда, удм. ойдо һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья