Тэтимол 2015

ӘЙБЕР, диал. әрбер, әребер, әрби, әрбир «вещь, предмет» > удм. арбери, мар. арвер, арбер, äрьвел (к. Гордеев I: 136) id. Тат. әрбир варианты бердәм сүзгә хас булмаган сингармоник чылбыры (ә – и) белән үк үзенең ике сүздән гыйбарәт икәнен күрсәтә – әр-бир: әр (болг. сүзе) ~ бор. төрки е (хак. ис, себ. тат. ит, әт) «күн» (к. ш. ук уйг. әт ~ тув. эт ~ эдэ «әйбер» > бор. монг. et > бур. эд «товар», эвенк. эт «товар, төрле әйбер») һәм тат. диал. (нокр.) бир ~ чув. пир «комач, тукыма» ~ гом. төрки бэз > тат. бәз id.). Шулай итеп әйбер < әрбир болг. әр-бир «күн һәм тукыма товарлар, шәйләр» дигән сүз. Чаг. тув. эт-мал, эт-сеп «төрле мөлкәт». К. Итлек һәм Бир.

Әйбер сүзенең (безнең фараздан тыш) бүтән тамырлары да булуы ихтимал: тохар телендәге ārwar, ārwer «әйбер, әзер нәрсә» сүзен Клуге (Kluge: 330) герм. arwa, garwa «әзер нәрсә; исләнгән тире», ним. gerben «тире иеләү» сүзе белән чагыштыра. Тик тохар сүзе төрки телләрдән алынган булуы мөмкин.

Әйбер < әрбер сүзен «һәрбер »дән чыгару (киң таралган версия) семантик закончалыкларга бик үк туры килми. Ахметьянов 1989: 131; ССТМЯ II: 469.



Предыдущая статья            Следующая статья