ӘЗМӘВЕР[әзмәwĕр], (Зимасов: 14) әзмәүир «великан; рослый дурак», в сказках «страшный охотник» ~ төр. aznavur «батыр сугышчы; юлбасарлар атаманы». Һичшиксез, нуг., к.-балк., кр.-тат. һ.б. кыпч. телләрендәге азнавур, азнаур «зур гәүдәле тупасрак кыланышлы кемсә» сүзе белән бер. Груз., әрм. һәм фар. телләрендә азнаур, азнавар «дворян, патша тирәсендә торучылар» дигән сүз. Аның ясалышы турында ике версия бар: беренчесе – азнавур әрм. азнив «асылзат; милләт вәкиле» сүзенә фар. авар – «йөртүче, алып баручы, әйдәүче» кушымчасы кушылып ясалган (к. Будагов I: 37–38); аны груз. теленнән дә чыгаралар (Steuerwald); икенчесе – азнавар сүзе саф фар. аз нәвард яки аз нәвар «шаһ тирәлегендәге асылзатлардан» (нәвард – «асыл, хөрмәткә лаеклы») яисә «шаһның кургавылларыннан» (невар «шаһ чатырын әйләндереп төзелгән хәрби төзем») дигәннән килә. Безнеңчә, соңгысы дөресрәк. Тат. телендә, ул әзмәвердәй, ул әзмәвер кебек, дип сөйләү бар. Шул ук мәгънәдә, гуардин (гвардин) кебек, дип тә сөйлиләр. Димәк, әзмәвер тат. дәүләтләрендә гвардин – хөкемдарны (бәлтаварны, ханны, бине һ.б.) саклаучы зур гәүдәле, көчле егетләрнең берсе. Әрм.-кыпч. документларындагы азнаур-албрим «азнавур-алпар» парлы сүзе дә шуңа ишарә итә, ягъни азнаур «алпар» мәгънәсендә булган. Тат. сөйләшләрендә бик дәү вә көчле кешене аждамыр да диләр. Ләкин бу фар. аждаһар сүзеннән (бәлки, әзмәвер тәэсирендә) үзгәреп килеп чыккан. Ахметьянов 1981: 19–20. |