Тэтимол 2015

ӘЗЕ (Остроумов 1892: 5) «святой». Керәшеннәрдә җиде изге келәү корбаны бирү турында әйтелә. ТТДС (II: 39) бу әзе сүзенә дә «изге» дип кенә аңлатма бирелсә дә, әзе – фонетик җәһәттән изге сүзеннән дип раслап булмый. Монда синонимнар гына.

Кем икән ул җиде изге? Тарихи риваятьләрдә, Казан соңгы тапкыр камалган вакытта, җиде (икенче бер вариантта унике) гөнаһсыз кызның шәһәр дивары тышына чыгып дошманнарны каргап торулары искә алына. Ләкин нишләп аларны нәкъ менә керәшеннәр (мөселманнар түгел) изге дип хөрмәт итәләр соң? Монда ниндидер өзеклек, очы очка ялганмау күренеше бар.



Предыдущая статья            Следующая статья