Тэтимол 2015

ӘЗГӘРӘЙ, әзгәри (ТТДС I: 540) «древний»; древняя монета с арабскими цифрами «пять» и «десять» ~ башк. диал. әзгәрәй, әзгерәй (БҺҺ II: 313, 320) «борынгы биш тиенлек көмеш акча».

Кадыйр Галибикнең «Җәмигъ әт-тәварих»ына ничектер адашып килеп кергән бер язмада берничә татар авылы кешеләре җыелып шунда батрак булып йөргән берәүне Хаҗигәрәй хан итеп күтәрүләре турында сөйләнелә. Ул авылларның исемнәре Казан тирәсендәге авыл исемнәренә охшаш. Ләкин Казан тирәсе авылларыннан хан сайланып куелуы турында бүтән бер мәгълүмат та юк.

«Татар халык иҗаты» циклының 1987 елда чыккан «Риваятьләр һәм легендалар» томында шундый вакыйга сөйләнелә: XVI г. башларында булса кирәк, Казан тирәсе авылларыннан бер төркем кешеләр Чулманның сул тарафына, Урта Азиядән килгән олы юл өстенә күченеп утыралар. Анда күп кенә яңа авыллар барлыкка килеп, аларның исемнәре иске авылларныкын кабатлый (мондый күренеш һәр җирдә һәм еш күзәтелә). Яңа авыллар Казан сәүдәсенә комачаулый башлаганнармы яки башка сәбәп беләнме, Казан ханнары казаклар (солдатлар) белән килеп, аларны кире иске урыннарына кайтырга мәҗбүр итәләр.

Бөтен китерелмеш мәгълүматларны җыйганда, шул билгеле була: Казан дәүләте кешеләре, XV г. афәтләреннән соң, буш калган Чулман артын яңадан аякка бастырырга омтылып шунда яңа дәүләт төзегәннәр һәм хан сайлаганнар, ул хан исеменнән акчалар – тәңкәләр суга башлаганнар. Бу акчалар шул яклардагы сирәк утырган татар-башкортлар арасында киң кулланыш тапкан.



Предыдущая статья            Следующая статья