Тэтимол 2015

ӘҖИТАРХАН ~ Хаҗитархан ~ Әчтәрхан  – хәзер русчага ияреп Астрахань дип кулланылышка кергән шәһәр исеменең элекке сөйл. һәм яз. тат. телендәге варианты. Тат. сөйләкләре буенча, Әҗитарханны бер хаҗи (хаҗга, Мәккәгә барып кайткан) тархан нигезләгән. Бу хәл Каспий диңгезенең ташуы беткәч булган (Х–XIV гг.). БРЭ IV: 113 (шәһәрнең төрле русча атамалары әйтелә). Төрекләр бу шәһәрне Аҗдархан «аждаһа» дип тә атыйлар. Әмма без бу сүзнең Әчтерхан дип язылышы яклы, чөнки халык әдәбияты үрнәкләрендә дә шулай. К. Әстерхан.



Предыдущая статья            Следующая статья