Тэтимол 2015

ӘҖЕКӘЙ, себ. (Тумашева 1992: 33, 39) әцегәй, әчегәй, ацыгай, диал. (Будагов I: 15) ачықай «творожник; красный творог» ~ башк. (БҺҺ II: 225) әзекәй, изекәй «эремчек». Бу сүз беренче карашка ачы//әче сүзеннән тат. теленең үзендә ясалган кебек булса да, бик күптәннән килә, к. эвенк. эǯэмуғ «эремчек (эҗәмек)», маньч. эǯихэ «каймак», бор. монг. еǯegei, egeǯegei > як. иэҗэгэй, иэҗигэй «эремчек» (ССТМЯ II: 439). Тамыры бор. монг. ege [эгэ] «әче» булса кирәк.

Тат. ачыкай яңадан ясалган сүз; чаг. ш. ук Ачыкый.



Предыдущая статья            Следующая статья