Тэтимол 2015

ӘҖӘМ, диал. әзәм «азям, вид кафтана; чапан» ~ чув. аçам, мар. азям, айзам, рус. азем, азян, озям, озян, езям, езян, узян, узяк (Юналеева 1982: 18–22) id. – тат. әҗәми «иранча, фарсыча, Иранныкы» сүзеннән. Әҗәм, Гаҗәм үзе гар. «варвар»; «Иран» (тат. әд. телендә дә кулланылган). К. ш. ук тат. диал. әҗем «ят кеше; бигәнәй» (ТТДС I: 551); әҗәме «кечкенә буйлы, карсак; курач» – бу сүз татарларның үзләрендә ясалмаган – шул көенчә бүтән төркиләрдән алынган, к. төр. acemi «беренче курс курсанты; рекрут; яшь яничәри». Әҗәми огланнар «солтан сарае сакчысы» булганнар.

Шунысы кызык, әҗәм дип фарсылар гарәпләрнең үзләрен атыйлар. Федотов I: 66; Аникин: 66–67 (шунда ук әдәбият).



Предыдущая статья            Следующая статья