Тэтимол 2015

ӘДРӘС, сөйл. әдерәс «пёстрая ткань на шёлковой основе» ~ башк. әҙерәс id. < фар. адрас, äдрас < һинд. adharsа «ярым ефәк» (adh «ярты, ярым», arsa «ефәк», к. Platt I: 33–34); әдрәс сүзе киң таралган: чув. этрес, мар., удм. (Гордеев I: 51) äдрäс, адрас «бохари ярым ефәк тукыма» татарчадан булса кирәк, к. тат. әдрәс гөл > удм. адрас гыль «бегония» һ.б.

Дерив.: әдрәслән-ү (Ф. Хөсни) «җете чуар булу».



Предыдущая статья            Следующая статья