Тэтимол 2015

ӘДЕРНӘ тар. «огромный лук, тетиву которого натягивают несколько человек или при помощи лошадей», к. башк. әзәрнә ян, әҙернә йәйә «лук особо крепкого изготовления», тат. (Тумашева 1992: 38) әтәрнә, (Дмитриева 1981: 132) әтирнә «җәя бавы, кереш» (чаг. каз. әдiрне «лира, вертикаль кыллы музыка уен коралы») ~ нуг. äдирине «әдернә» (Алты ат тарткан аьдирине... к. Ноғай халқ йырлары: 85) ~ калм. адароно «укның керешкә куелган очы», бурят эпосы «Гэсэр»дә Эрдени ´ «тылсымлы ук»: табышмаклы сүз. Л. Будагов (I: 20) башк. әдринә, әдеринә «кереше тартылган җәя» сүзен «Кавказ төркиләрендә дә очрый» ди. Бу сүзне төрек шәһәре Әдернә (Адрианополь) белән багларга да нигезләр күренми: Әдернәдә аеруча сыйфатлы ук-җәяләр ясалганы билгеле түгел.

Ихтимал, әдиринә ~ адарона сүзе бор. һинд Айндра-Дрона «Дрона дигән батырның тылсымлы ук-җәясе» (аңа бу коралны сугыш тәңресе Индра биргән) сүзенең чагылышыдыр. Куманнарның сигез кеше киереп тарта торган җәяләре булганлыгы тур. рус елъязмаларында (к. Карамзин һ.б.) языла. Күрәсең, ул җәя вертикаль хәлдә тотылган – шуннан каз. «лира» мәгъ. килә. Чаг. ш. ук. осет. äндурä, äрдунä «җәя» ~ фар. дäрӯнэ «салават; җәя» һ.б. (бик күп параллельләр, к. ЭСИЯ II: 362). İnаn II: 292–294.



Предыдущая статья            Следующая статья