Тэтимол 2015

ӘВЕШ-ТҮВЕШ[әwĕш-түwĕш], диал. әвеш-төвеш, әвеш-тәвеш «(разный) обмен, размен; мелкая торговля» – монда ике синоним исем фигыль бар, к. бор. төрки ewür-tewür- «алмашу, әйләндерү, сату итү» (МК II: 81; ДТС: 191). Бор. төрки һәм тат. сүзләрен чагыштыру бор. әү- һәм төү- «әйләндерү, әйләнешкә кертү» сүзләре булганлыгын дәлилли кебек. Әү- < әг- (к. Әвер -), тәү- < тәг- (к. Тәүлек һ.б.).



Предыдущая статья            Следующая статья