Тэтимол 2015

ӘВЕНБӘКЪ[әwĕнбәқ] диал. («Тел ярышы») «гусь гуменный» – к. рус. диал. (Аникин: 274) каумбак, каумбаха «үрдәк төре», башк. (БТДҺ: 31, 194) ауымбак «тузганак; алачуар үрдәк», қауымбақ «гагара» < фар. хаwубе мäрғ «кош мамыгы» (үрдәксыманнар семьялыгындагы кошлардан кош мамыгы алалар): хаwуб «мамыкча», мäрғ «кош». Әвенбәқ «кош мамыгы» элек кыйммәтле мал булган. Сүзнең таралышы шуның белән аңлатыла.

Әвенбак [әwенбақ] яңгырашы элекке атаманы әвен сүзенә нисбәтләүдән килеп чыккан булса кирәк. Хәлбуки чынлыкта ул алай түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья