Тэтимол 2015

ӘВЕН[әwĕн] «овин» ~ чув. авăн, морд. М. авонь, морд. Э. авн, ауня, удм. обинь id. – бу сүзне рус теленнән дип кистереп әйтеп булмый, чөнки рус. овин сүзенең чыгышы үзе бәхәсле һәм төрки телләрдә бу сүзнең параллельләре күп табыла, к. рус. диал. овин «охотничья засада» ~ тат. диал., башк. диал. әwен «аучы шалашы, ау базы», урта төрки (Котбидә) әвүн «кош аулау челтәре – тур» бугай: Әбүнсүз курса болмаз кушка һэч ағ, ягъни «кошка әвенсез ау корып булмый», диелә. Икенче яктан төр. диал., бор. төрки (ДТС: 189) evin «бөртекле ашлык». Бигрәк тә мар. теле материалы кызыклы: ан, äн, аун, авун, äвÿн, агун, äгун < äвгун «әвен». Ф. Гордеев (I: 48) бу сүзне болг. телендә гом. төрки (угыз линиясе) äв «өй» сүзеннән ясалган дип карый. М.Р. Федотов (I: 26), чув. авăн сүзен рус теленнән дип таныган хәлдә, бор. төрки ev «өй» сүзеннән дә килеп чыга ала ди. Ахметьянов 1989: 49.



Предыдущая статья            Следующая статья