Тэтимол 2015

ӘВӘЛӘ-Ү[әwәлә-] «валять, обвалять; скатывать» – башк. (БТДҺ: 421) әүелә-үдән үзгә төрки телләрдә без ышандырырлык параллельләрен тапмадык, тик диал. (ЗДС: 90, 147) әүкәлә-ү, әүмәлә-ү, ш. ук әүшәлә-ү, үзб. ўкала- ~ öwkala- «уалау» сүзләре генә әwәлә-ү гә якын шикелле.

Дерив.: әвәлән-ү, әвәләш-ү, әвәләт-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья