Тэтимол 2015

ӘБИ[әбĕй] «бабушка; повивальная бабка; тёща»; «кендекче карчык» мәгъ. әбилек, әбия дә диләр. Тат. телендә ясалган: әбә-й (к. Әбә ) > әбей; тат. теленнән (бигрәк тә «кендекче хатын» мәгъ.) күп күрше телләргә кергән: башк. әбей, чув. эпи, апи, мар. ави, äви, äбий (к. Гордеев I: 33), удм. аби һ.б. Гомумән, шуңа охшаш сүзләр барлык Урал-Алтай телләрендә очрый: ком. абай, әбәй «әби», кар., төр. эбә, әбә, эб, эбанай «кендекче әби», иске монг. ebei «әни», як., эвенк. эбэкэ «әби» һ.б. К. Апа.

Дерив.: әбиле, әбисез; әбиләрчә; себ. (Баязитова 2001: 141, 145) әбилек «кендекче». Еш кына әби сүзен «дәвәни, нәнәй» мәгъ. куллану очрый. Безнеңчә, бу – рус теле тәэсиреннән.

Әбиләр чуагы тәгъбире тур. Тимергалин: 49–50. Төрле әби ләр (рухлар) тур. ЗДС: 75–76 (мул материал бирелә).



Предыдущая статья            Следующая статья