ӘБЕЗ (ЗДС: 74–76) миш. «старая женщина» с множеством частных значений: әбзәңкәш, әбзәни, әбзәңки  «дәвәни; кайнана», кайбер сүзләрнең мәгънәләре төп абыз < хафиз мәгънәсеннән читкә китә: әбестәтәй  «каенсеңел», әбестәтә  «каенана», әбестүти  «иреңнең апасы»; әбезчичи  «әнинең хатын-кыз туганы, кардәше». Шул ук вакытта кайбер сөйләшләрдә әбзәй, әбзә, әбзи  «абзый; абый». Абыз  ~ әбез  нигезенең болай тармаклануы – тат. теленә генә аеруча хас кызыклы күренеш. Палатальләшү процессы әбә ~ әби сүзе тәэсирендә барлыкка килгән (ул сүз исә бөтенләй икенче тамырдан).  |