Тэтимол 2015

ӘБӘ Iдиал. (Тумашева: 35; ЗДС: 74) «бабушка (необязательно родная); женщина, обслуживающая невесту на свадьбе, женщин – во время родов»; төрле мәгънәви үзенчәлекләре белән себ. әпә, әппә, төрле сөйләшләрдә әбәгә, әбетә, әбтә (бу сүзләрнең кайберләрендә бүтән сүзләрнең тәэсире сизелә) ~ кр.-тат., төр. ebe id. К. уйг., үзб. диал. әбә, гом. төрки эбә ~ ebä «әби; яшь ана; өлкән апа» ~ тат. диал. (ЗДС: 13) аба id.

Дерив.: әбәкә, әбәкәй; әбәлек; әбә күмәче «урман үләне төре» ~ каз. (Будагов I: 6) әбә песеге «песи үләне»; нуг. ebekömeşi, төр. ebegümeçi, кр.-тат. ebeт-kömeş «эт борчагы» (лат. Malva neglecta, кызыл чәчәкле үсемлек); ихтимал, монда әбә «урман әбисе» мәгъ.дер, к. әбә күчтәнәче «куян күчтәнәче». К. ш. ук себ. әпи «табыну курчагы».

Бу мәҗүси сүз бор. татарларда киң кулланылган булса кирәк, чөнки мар., удм., морд. ава, мар. Т. äвä «ана; урман-кыр, җил, ут һ.б. анасы» төрки телләрдән алынган (Joki). К. Әби. Рамазанова 1991: 29–30, 36, 167.

Әбә сүзе гом. алт. абä//äпä «өлкән кардәш, абый, апа; дәвәни, дәвәти», сирәгрәк «кече кардәш» (к. Абый ) тамырыннан. Монда төрле фонетик вә мәгънәви вариантлар тапкырланып, -ка//-кай, -га//-гай, -кә//-кәй, -гә//-гәй, -ча//-чай, -чә//-чәй һ.б.ш. кушымчалар да (еш кына өсте-өстенә) ялганып, исәпсез күп нәсел-нәсәп терминнары ясала. Һәм һәр гаиләнең үз терминологиясе булучан.



Предыдущая статья            Следующая статья