АЯНЫЧ [аºйаныч] «сожаление» < гом. кыпч. айаныч (нуг., каз., к.-калп. аяныш, башк. аяныс) id. Ая-у фигыленең кайт. юн. формасыннан, ясалышы җәһәтеннән чаг. имәнеч, куаныч, кызганыч, сөенеч һ.б. -ны̌ч//-нĕч < -ы̌ны̌ч//-ĕнĕч аффиксы, шулай итеп, эчке кичерешләрне белдерә торган исем сыйфатлар ясый. Дерив.: аянычлы, аянычсыз. |