Тэтимол 2015

АЯК II[аºйақ] «нога» < гом. төрки айақ < бор. төрки ааq id. Төрки телләрдә бу сүзнең вариантлары һәм икенчел мәгънәләре күп: алт., хак. азак «аяк» < бор. azaγ > бор. кыпч. азау «аяк; елганың түбәндәге агымы» > Азов, к. ш. ук иске тат. Азак диңгезе «Азов диңгезе»; тат. азак, башк. аҙақ «соңыннан, ахырда, ахыр» көнч. төрки диалектлардан (бор. хак. компонентыннан соңрак кергән); як. һ.б. атах «аяк, түбәнге; ахыргы; елганың түбәнге агымы» < *атағ > кыпч., тат. атау «елга утравы, дельта; аерым көтүлек» һ.б. Чаг. ш. ук чув. ура < ора < *арақ «аяк»; бор. төрки adaq «бәбиләрне атларга өйрәтер өчен ясалган җайланма» (ЭСТЯ I: 45).

Аяк сүзе ниндидер *ad- яисә *ar- фигыленнән булса кирәк (ихтимал, адым белән тамырдаштыр), ләкин моны исбат итү кыен. К. Азак, Атау. ЭСТЯ I: 103–104.

Дерив.: аяклы, аяксыз; аяклан-у һ.б. (күп сүзләр сөйләшләрдә очрый, к. ЗДС: 25–26).



Предыдущая статья            Следующая статья