Тэтимол 2015

АЯК I[аºйақ] диал. «чашка; горшок» < гом. төрки (Радлов I: 20) ajaқ ~ як. ajaх, аньах «авыз, ачыклык; бәке, чокыр» (Пекарский I: 55), бор. монг. ajaga «кясә, фарфор чынаяк», нан. айакан «фляга»ны Рамстедт (1957: 188) кор. телендәге pai ~ fai «кабырчак, көймә» сүзе белән, Рясянен (Räsänen 1953: 81) исә фин-угор. aŋ, an, anәх «тишек, чокыр, ярык» сүзе белән чагыштыра. Рамстедт фаразы ышандыра төшә: зур диңгез кабырчаклары савыт-аяк буларак элек киң кулланылган һәм сәүдә шәе булган. ЭСТЯ I: 105; Хайрутдинова 2000: 50–54 (ашаяк, балаяк, җамаяк, кырмаяк, саплаяк, соскаяк, сараяк, тазаяк, ташаяк, тусаяк, чанлаяк сүзләре бар ди).

Дерив.: аякчы ~ монг. аягачин «көрәгәче».



Предыдущая статья            Следующая статья