Тэтимол 2015

АШЫК «козонок; игра в козонки, альчики», «лодыжка» > чув. ашăк, удм. ашык id. < гом. төрки ашык, чыгт., бор. төрки ašuq (ДТС: 64) «тубык сөяге һәм сөяк уены» – бор. төрки аş- «беркетелү» (чаг. бор. төрки «беркеткеч, ватылган савытны беркетү детале», ДТС: 62) фигыленнән; кайбер вариантлардагы ашшыкъ (Севортян I: 216) -ш- алдыннан бер тартык булганлыгын сөйли һәм чыннан да яз. монг. alču (> тат. алчы, кр.-тат., аз. һ.б. алчу) «ашыкның яссы ягы; ашык» моны раслый (к. Федотов I: 77); гаг. аршык «ашык» < алчык булса кирәк. К. ш. ук тат. диал. (ДС I: 13) акшак «тез асты» ~ башк. ашқақ «сыйрак», каз. асқақ, ақша, бор. төрки ашғақ «ашык сөяге; үкчә; беләзек сөяге» (Радлов I: 547–548); чаг. мар. уш- «ялгау, ашылау», ушык «беркетелү урыны, буын; союз», ушкын (> тат. диал. ушкын, чув. ушкăн) «төркем, группа, команда».

Ашык уены озак гасырлар буенча балаларга мәктәп ролен үтәгән (санарга да, хәреф танырга ашыклар ярдәмендә өйрәткәннәр). Ашык уены терминологиясе тур. к. Будагов I: 50–51; Катаринский 1915 (Бабка маддәсе); Федотов I: 77–78; Тимергалин: 45.

Китерелгән әдәбияттан күренгәнчә, рус ашык уены терминологиясе төркиләрдән (татарлардан) алынган.

Шайтан ашыгы – ашык сөяге: аны тәңре терлекләрне балчыктан әвәләгәндә, кешеләр комарлы ашык уйнап азсыннар дип, яшерен генә килеп, шайтан кыстырган ди. К. Сигез, Тугыз.



Предыдущая статья            Следующая статья