Тэтимол 2015

АШЫ, диал. аш «полезная добавка; полезный (добавленный компонент); что-либо добавленное, прибавленное, прикреплённое сверху; прививка; состав для обработки шкур и кожи; побелка (раствор)», иск. «бобровая струя» (Троянский I: 13; Радлов I: 587–602) ~ аз. ашы, төр. ašı id., аз. аш «дуплау измәсе» ~ чыгт. ашый «файдалы компонент, өстәмә», безнеңчә, асу < ай-си-ғу «файда, табыш» сүзе белән бердәй, аның бор. ай-ши-у вариантыннан, к. Асу һ.б. ЭСТЯ I: 216, Eren: 26.

Ашы сүзеннән (тат. һ.б.) ашыла-у «өстәмә (компонент) кертү, өстәп ягу» фигыле. Ашыла-у  – шул (тулы) яңгырашында – «үсемлелкәрне ялгамлау » мәгънәсендә дә кулланыла; к. ш. ук иске яфрак ашысы «ялгам, ялганма» (К. Насыйри).

Кайбер очракларда ашы сүзе аш белән контаминациягә кергән, мәс., бу тире иеләү сеңәлен аш дип атауда күренә: сеңәл «ашка» – боламыкка охшаш, ләкин чынлыкта ашы «(тирегә бирелә торган) файдалы компонент» сүзеннән килә, чаг. таҗ. āш (ош) дадан «тирегә ашы бирү, аны сеңәл салынган чанда тоту». Чаг. ш. ук тат. аш булсын (~ мар. аш лийже) «файдасы тисен» һәм аш бу сиңа «бу сиңа файдалы (җәза, бәлә-каза тур.)» сүзләрендәге аш «файда» ~ төр. диал. aş, eş, үзб. диал., як. ас «файдалы нәтиҗә» (як. телендә ш. ук «касмак, ялтырау, сайкал, маял»). Монг. аш «уңайлылык». К. Ашлама.

Киндераш «киндер үсемлеге» сүзендә шул ук ашы сүзе бар булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья