Тэтимол 2015

АШИНА название древнего правящего рода у тюрков древности, упоминается среди касимовских татар XV–XVII веков. Чаг. Әшинә диал. (әстр.) «якын дус; яклаучы дус» ~ үзб. ошина, ашина «дус егет яки кыз». Безнеңчә, бу сүзләр төрки халыклар тарихында атаклы ашина ~ ачина ~ асина ыруын хәтерләтә. Төрле (кытайларда язма рәвештә сакланган) риваятьләр буенча, Ашина – дошманнары тарафыннан кырылган түрк кавеменнән торып калган бердәнбер угыл белән ана бүредән туган балаларның берсе. Ул (яисә аның углы Әнәс яки Әсән) үрчеп киткән төркиләрне Иргәнәкун тарлавыгыннан алып чыгучы була. Ашина токымнары һәрдаим төрки кавемнәрнең идарәчеләре булып килгәннәр. Хәзәрләрнең башлыклары – ашиналар, Чыңгыз хан (ярым төрки) ашина нәселеннән, хәтта Касыйм татарлары арасында да иң белемлеләре ашиналардан, имеш. Ашина сүзе, күренеп тора ки, төркичә түгел (сингармонизм сакланмый). Һәм ашина токымы сары чәчле, зәңгәр күзле, әмма йөз чалымнары монголоид булган. Ашина сүзен, шул мәгълүматлардан чыгып, фар. ахсинаг «зәңгәр күк; күгәрчен» сүзеннән килә диләр (С. Кляшторный фикере, к. История татар I: 220). Икенче бер киң таралган фикергә күрә, ашина – монголча чина «бүре, ана бүре» сүзеннән имеш (чаг. төркиләрнең башлыгы булган күк бүре һәм күктүрк кабиләсе, к. Күк I сүзен). Velidi: 57–58, 68; Гумилёв 1964 (күп урында); Давлетшин 2004: 30–31; 100–101; ТЭ I: 256; БРЭ II: 593 (кытай сүзе А-ши-надан дигән караш алга сөрелә; ул сүз ниндидер төрки сүзнең тәрҗемәсе була). Чаг. ш. ук Әшнә.

Ашина образы татар матур әдәбиятында да кулланыла. Мәс., «Мирас» (2014, № 4) журналында Р. Зәйдулланың «Түркләр» дигән шигыре шундый юллар белән башлана:

Түркләр без! –

Кысан бу дөньяга

Тудырган да безне Ашина,

Җилдергәнбез җитез тулпарларда

Җилләр, зилзиләләр каршына.



Предыдущая статья            Следующая статья